Шәһәрдән авылга күчеп килгән өчен – миллион сум акча. Россия хөкүмәте табибларга агымдагы елның гыйнвар аеннан әнә шундый мөмкинлек тәкъдим итә. Бу исә, бер яктан, тиешле медицина ярдәме булмаудан җәфа чиккән авыл халкы өчен кулай булса, икенче яктан, яшь белгечләрнең торак проблемасын да хәл итү чарасы. Әнә шулай берьюлы ике куянның койрыгын тотуга юнәлтелгән программада инде бүгенге көндә республикадан 26 табиб катнашырга теләк белдергән.





